Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ҮСКнә Татарстан Республикасы Президентына кандидаты буларак теркәлү өчен документлар тапшырды

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Президентына кандидаты буларак теркәлү өчен документлар тапшырды.

Үзәк сайлау комиссиясенең документларны кабул итү һәм тикшерү буенча хезмәткәрләре документларның закон белән билгеләнгән исемлеккә туры кил-килмәүләрен тикшерделәр һәм тапшырылган документларны кабул итеп алу турында язма таныклама бирделәр.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына «Бөтен Россия» партиясеннән кандидат итеп чыгару өчен 27 июньдә «Бөтен Россия» БСПнең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 32 нче конференциясендәге депутатларның күпчелеге тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International