Татарстан Президенты «Табан Гыда» компаниясе җитәкчелеге белән АСК өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Табан Гыда» Төркия компаниясенә нигез салучы, Идарәсе рәисе Арас Демир белән очрашты. Яклар АСК өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Табан Гыда» авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнә, шулай ук ашлыкны тирәнтен эшкәртү проектларын үстерә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне төп партнерларның берсе буларак карый. Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестицияләгән, Татарстан территориясендә 10 Төркия заводы уңышлы эшли.

ТР Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең югары потенциалын билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан – терлекчелек продукциясен иң эре җитештерүчеләрннән берсе. Республика сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора, шулай ук терлек һәм кош ите җитештерүче иң эре унлыкка керә.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үзен төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә. «Бездә 4,6 млн. га авыл хуҗалыгы җирләре, 955 мең баш мөгезле эре терлек бар. Республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек шәхси хуҗалыкларда җитештерелә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары яклар Татарстан белән «Табан Гыда» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре, авыл хуҗалыгында уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International