Татарстан Президенты «Полимекс» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты.

"Полимекс" – Истанбулда штаб-фатирлы Төркия төзелеш холдингы. 1995 елдан компания төрле илләрдә 130дан артык проектын тормышка ашыра.

Төркия холдингының Татарстанда эшләү тәҗрибәсе бар. Казанда кунакханәләр төзелеше буенча проектлар уңышлы тормышка ашырылган. «Без Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең мөһим юнәлеше – "Полимекс" компаниясе белән хезмәттәшлек итүебезгә шатбыз», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Эрол Табанҗа республика территориясендә яңа инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International