Татарстан Республикасы индустриаль һәм технопарклар саны буенча Россия төбәкләренең ТОП-3 исемлегенә кергән

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче тапкыр Россиядә индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары үсешенең рәсми статистикасын бастырып чыгарган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында 2 нче урын алган. Республикада барлыгы 23 индустриаль парк һәм 4 технопарк бар.

Татарстан Республикасы индустриаль парклар үсешенә зур игътибар бирә. Парклар инфраструктурасы төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд. сум тәшкил итә. Индустриаль парклар резидентларының табышы елына 150 млрд. сумнан артып китә. Индустриаль паркларда 21 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Иң уңышлысы – Алабуга, Химград, КИП Мастер индустриаль парклары.

2020 елда Татарстан Республикасының индустриаль паркларына 29 яңа резидент җәлеп ителгән. Шул исәптән, «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берлектә, Россиядә беренче «МС-21» самолеты өчен полиакрилнитриль җепләр заводы төзү буенча әһәмиятле уртак проект та гамәлгә ашырылган. Андагы җайланмаларга шәхси инвестицияләр күләме 6,9 млрд сум тәшкил итә. Үсемлекләрне саклау чараларын җитештерү буенча «Август-Алабуга» заводын эшләтеп җибәрүдә хосусый инвестицияләр күләме 4,8 млрд.сум тәшкил итә.

2020 ел өчен статистика Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының геомәгълүмат системасы (www.gisip.ru) ярдәмендә тупланган, паркларның идарәче компанияләре тутырган анкеталарның белешмәләре алынган, аларның дөреслеге Россия Индустриаль парклары ассоциациясе һәм Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе тарафыннан тикшерелгән, әлеге мәгълүматлар Росстат рәсми сайтында бастырып чыгарылган. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Росстат белән берлектә, индустриаль парклар һәм сәнәгать технопарклары эшчәнлегенең 16 статистик күрсәткече килештерелгән һәм аларны исәпләү буенча бердәм методика эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International