2021 елның 21-23 апрелендә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы узачак

2021 елның 16 апреле, җомга

Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы 20 елдан артык бара, аның кысаларында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XXI  халыкара махсус күргәзмәсе планлаштырылган.

ТЭФ-2020 экспертлар бергәлеге ягыннан югары танылу алды, ел саен үзенең югары статусын раслап килә, файдалы эшлекле очрашулар, компанияләрнең презентацияләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм тармактагы партнерлар белән энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергия саклауның инновацияле методлары буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Форум республикадагы беренче затлар, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән дәрәҗәле кунаклар катнашында уза.

Форум мәйданчыгында энергетика нәтиҗәлелеге, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, альтернатив энергетика чыганакларын куллану, производствоны цифрлаштыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү булачак, шулай ук заманча энергетика ягыннан нәтиҗәле технологияләр һәм энергияне саклау буенча инновацияле методлар күрсәтеләчәк.

Форумның рәсми сайтында Сез  ТЕРКӘЛҮ (http://tef.tatar/registration.html) уза, актуаль ПРОГРАММА (http://tef.tatar/program/programm/), төп спикерлар, кыскача аннотацияләр һәм дискуссиянең төп сораулары белән таныша аласыз.

КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ (http://tef.tatar/).

Сезгә уңышлар телибез һәм ТЭФ-2021 чарасында көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International