Татарстан Президенты «Хәзинә» галереясендә «Шамаил арт» күргәзмәсендә булды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Шамаил арт» күргәзмәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман ислам сәнгатенең экспозицияләре һәм төрле жанрлары белән танышты. Аерым алганда, ТР Президенты Төркия каллиграфы Левент Карадуман эшләрен карады, шулай ук бер картинаны язуда катнашты.

«Шамаил арт» күргәзмәсе гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына багышланган рәссамнарның иҗатын берләштерә. Галереядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург һәм Төркиядән килгән осталарның эшләре тәкъдим ителгән. Традицион дини текстлар белән беррәттән, кайбер картиналарда татар фольклоры һәм шигърият элементлары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International