Рөстәм Миңнеханов YDA Group Төркия холдингы вәкилләре белән очрашты

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов YDA Group Төркия холдингы идарәсе рәисе Хөсәен Арслан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында танышу формасында узды. 

YDA Group AKSA Construction холдингы составына керә, ул аның беренче төзелеш компаниясе. Компания төзелеш өлкәсендә эшли һәм проектларны башыннан алып ахырына кадәр гамәлгә ашыра. Алар арасында - «Build-Operate-Transfer» аэропорты, хастаханәләр, мәктәпләр, сәүдә үзәкләре, сәнәгать биналары, автомагистральләр, югары тизлекле тимер юл линияләре, күперләр, торак йортлар. 

YDA Group холдингы вәкилләре кыскача компания турында сөйләделәр һәм күләмле проектлары турында хәбәр иттеләр. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Төркия холдингы белән багланышлар мөмкинлекләре мәсьәләсен өйрәнергә йөкләде. Аның сүзләренчә, үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен табып була. 

Татарстан Республикасыннан очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТРХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International