Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерджи» компаниясе делегациясе белән очрашуы

2018 елның 17 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерджи» компаниясе делегациясе белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов ике якка да файдалы булган багланышлар юнәлешләре табылуына ышануын белдерде. 

Ул билгеләгәнчә, Татарстанда Төркия компанияләренең бизнесы уңышлы алып барыла. 

«Бәрәкәт Энерджи» компаниясе вәкилләре Татарстанга энергетика өлкәсендә инфраструктура белән танышу һәм алга таба багланышлар мәсьәләләрен хәл итү өчен килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International