Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы генконсулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доганны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады, һәм Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбтәләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде. 

"Төркия Республикасы җитәкчелеге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игьтибар итә. Төркиянең Казандагы генконсуллары буларак бик лаеклы һәм актив дипломатлар билгеләнә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Искәртик, элеккеге генконсул Турхан Дилмач быел эшен тәмамлады. Казанда ул өч ел дәвамында хезмәт итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International