Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Көч Холдинг» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Көч Холдинг» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.

Бүген «Көч Холдинг» - Төркиянең иң эре финанс-сәнәгать конгломераты. Холдинг составында 110 эре компания, алар энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш электр техникасы, оборона сәнәгате, төзелеше, ИТ-технологияләр өлкәсендә эшлиләр. 

Чит илләрдә холдинг исеменнән «Рам Дыш Тиҗарәт» компаниясе эшли. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Төркия компанияләре белән хезмттәшлек итүдә тәҗрибәсе бик зур, шул исәптән «Көч Холдинг» компаниясе белән дә ("Форд" автомобильләрен җитештерү өлкәсендә багланышлар).

ТР Президенты ассызыклаганча, «Көч Холдинг» икътисадның төрле өлкәләрендә эшли. Холдинг составындагы компанияләр Төркия эчке тулаем продуктның 6,3 процентын тәшкил итә. 

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек өчен уңай юнәлешләрне билгеләде: нефть эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре, туризм һәм башкалар. "Татарстан һәм Төркиянең «Көч Холдинг» компанияләр төркеменең хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләре бар", - диде ул. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International